Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районның тагын 4 мәктәбендә шахмат зонасы ачылды

“Бердәм Россия” сәяси партиясенең махсус проектын гамәлгә ашырып, район мәгариф учреждениеләрендә шахмат зоналары ачу быел да дәвам итә.

Нәтиҗәдә укучыларга файдалы ял, шәхси һәм интеллектуаль үсеш өчен шартлар тудырыла. Быел шахмат зонасы ачу 42 бала белем алган Сабабаш төп мәктәбеннән башланды. Укучылар куанычлы сишәмбе вакыйгасын һәм кунакларны дәресләреннән бүленеп, “Туган тел”не җырлап каршы алды.

undefined

“Шахмат зонасы ачылуына барыбыз да бик шат. Ул мәктәп тормышына яңалык алып килә. Бездә башлангыч сыйныфлардан 18 бала бик кызыксынып шахмат түгәрәгенә йөри. Беренче сыйныф укучылары арасында ярышлар үткәрелә. Зуррак сыйныфлардан да тәнәфесләрдә шахмат уйнаучыларыбыз бар. Балаларның осталыклары тагын да артып, ярышларда уңышка ирешерләр, фәннәрне үзләштерүгә дә уңай йогынтысы булачагына ышанам”, – диде безгә шахмат түгәрәге укытучысы Данис Хәсбиев.

Район башлыгы Рәис Миңне­ханов балалар алдында ясаган чыгышында әйткәнчә, әлеге уенның иң төп әһәмияте – кешенең акыл сәләтен үстерергә ярдәм итүдә. Гомере буе шахмат уйнаган кешеләр олыгайгач та ачык зиһенен югалтмый.

“Шахмат баш миенең стратегиясен формалаштыра. Аны туктаусыз эшләтеп тормасаң, кешенең фикерләү сәләте кими. Бу мәсьәләдә Минтимер Шәрипович белән дә хәбәрдар идек һәм аны әти белән шахмат өстәле артында утырган вакытында да күргән булды. Беренче Президентыбыз, мин шахмат уйнау мөмкинлеге булмаганда, саф һавада йөргәндә дә зур саннарны күңелдән кушам-тапкырлыйм, ягъни баш миенә йөкләнеш ясыйм, дия иде. Хәзер күп чит илләрдә балаларга нагрузканы 3 яшьтән бирә башлыйлар. Сабада да шуңа омтылыш ясала. Районыбыздан талантлы күп җитәкчеләр, табиблар чыкты, чит илләрдә эшләүчеләребез дә бар. Сез дә киләчәктә шулай ук киң фикерле булырсыз дип уйлыйм һәм моңа ирешүдә шахмат булышачагына ышанам. Тәнәфесләрдә дә уйнагыз. Җиңелсәгез дә елмаегыз, эмоцияләрегез белән идарә итәргә өйрәнегез”,– диде Рәис Миңнеханов.

 

undefined

Мәктәп директоры Идеал Хәлимов үсеп килүче буынның киләчәген кайгыртканнары өчен район җитәкчесенә, якташлары, Дәүләт Советы депутаты Марат Галиевка рәхмәт белдерде.

Депутат бүләге ике шахмат өстәлен, махсус сәгатен һәм, әлбәттә, фигураларны үз эченә ала. Алар йозаклы кабинет-бүлмәгә түгел, ә балалар тәнәфестә йөргән холл-коридорларда урнаштырыла. Шахмат зонасын әлеге спортта дөнья чемпионнары турында белешмәлек һәм башка мәгълүмат белән тулыландырырга була. Олы Шыңар урта мәктәбендә нәкъ шулай эшләгәннәр.

“Бездә бу уен белән кызыксынучылар күп. Башлангычта укыганда мин дә ярышларга йөри идем. Хәзер укуга күбрәк вакыт бирсәм дә, шахматны онытмыйм, уйныйм”,– диде IX сыйныф укучысы Иллария Мөхәммәтова.

Марат Галиев та укучыларга моның өчен вакытны ничек тә табарга чакырды.

“Шахмат – уен гына түгел, яшәү рәвеше дә. Хыялыгызны чынга ашырырга ярдәм итәчәк спорт. Шахмат тактасындагы комбинацияләр тормыш юлыгызда очрамый калмас. Авырлыкны җиңәргә һәрчак әзер булыгыз,– диде депутат.

Чыннан да, шахмат партиясенең ахырын алдан әйтеп булмаган кебек, тормыштагы бер ялгыш адым да кешене икенче юлга кертеп җибәрергә мөмкин. Андый хаталар булмасын.

Шахмат зоналары ул көнне Югары Симет, Кызыл Мишә мәктәпләрендә дә ачылды. Бүләкләргә тузан кунмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев