Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Республикада, шул исәптән районыбызда 3 июньнән 3 июльгә кадәр “Иминлек каешы” оператив-профилактик чарасы үткәрелә

Чараның төп максаты – юл хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан иминлек каешларын куллану юнәлешендә административ хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау.

      

Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, куркынычсызлык каешлары белән җиһазландырылган транспорт чарасын йөртүче һәм пассажирлар аны һәрчак эләктерергә бурычлы.  Әмма таләп  һәрвакытта да үтәлми. Әйтик,  агымдагы елның 5 аенда моның  өчен 1233  йөртүчегә беркетмә төзелгән. Алар һәркайсы бер мең  сум штраф түләгән. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре  юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә, транспортта бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

Фото  https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев