Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык юллама белән чыгыш ясаячак.

 

Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк

Фото: rais.tatarstan.ru

Ул яңа, җиденче чакырылыш парламент алдына бурычлар куячак һәм төбәк үсешенең төп юнәлешләрен билгеләячәк.

Юллама VII чакырылыш республика Дәүләт Советының икенче утырышы кысаларында узачак. Чара Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында узачак. Иртәнге сәгать уннан теле- һәм радиотрансляция оештырылачак.

Утырышка депутатлардан тыш дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре, предприятие, учреждение җитәкчеләре һәм башка бик күпләр чакырылган. Чакырылучыларның гомуми саны — 670 кеше.

Аннары, сәгать 12 дә, республика Парламентының өченче утырышы ачыла. Аның көн тәртибенә 18 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән 14 республика законы проекты, аларның барысы да беренче укылышта каралачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rostam-minnexanov-tr-daulat-sovetyna-ellyk-yullama-belan-moraagat-itacak-5893917

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев