Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Рузия Хөсәенова: «Яшь чакта июль ае беткәнче Сабантуйда йөри идек»

Сабантуйлар белән безне иң якты хатирәләр бәйли. Милли бәйрәмнең һәркемнең күңелендә тирән уелып калучан онытылмас истәлекләре була. Кемне генә сораштырма, Сабантуй турында сөйләми кала алмый. Бу юлы өлкәннәрнең бәйрәмгә кагылышлы фикере белән кызыксындык.

  Балачагым Чәбки-Саба авылында үтте. Сугыш башланганда 1 яшь тулыр –тулмас булып калганмын. Яшьлегем дә сугыштан соң авыр елларга туры килде. Ачлык-хәерчелек булса да, яшьлегемне күңелле чак иде дип искә алам. Июнь ае буе  һәр җомгада, өйләгә кадәр колхозда эшлибез, обедтан соң киенеп-ясанып галушларыбызны юып, Казаклар дигән болынга (Бигәнәй янында) уенга чыга идек. Анда район үзәгеннән, авыллардан да киләләр иде. Бу Сабантуйга шулай әзерлек тә булгандыр инде, күрәсең. 1 июль көнне Мамалайда беренче Сабантуй башланып китә. Аның артыннан Шытсу, Елыш һәм башкалар кузгала... Без  июль ае беткәнче Сабантуйда йөри идек. Элек   бар авылныкы да бер көнне түгел, чиратлап уза иде. Сабантуйда хәзерге кебек Казан артистлары килеп җырламый, кая барсак та үзебез җырладык, күңел ачтык, милли уеннарда катнаштык. Әни кабартмалар, йомырка пешереп җибәрә, шешә белән сөт алабыз. Аны яулыкка төенчек ясап төрәбез. Мәйдан читендә чирәмгә ятып тамак ялгыйбыз.Бик матур, җылы хатирәләр булып истә калган ул чаклар. Хәзер Сабантуена бара калсам, ат чабышын бик яратып карыйм. Быел да шулай булыр дип өметләнәм, ин шә Аллаһ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев