Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба җәмигъ мәчетендә балалар өчен рухи-сәламәтләндерү ял сәгатьләре оештырылды

Кызлар өчен оештырылган дини укулар бер атна дәвам итте

  Балалар өчен җәйләү Саба җәмигъ мәчетендә ел саен оештырыла. Балалар быел да дини гыйлем үзләштерделәр, Коръән сүрәләре ятладылар, конкурсларда шәригать буенча  белемнәрен ныгыттылар. Дәресләрне 3 төркемдә быел гына дини уку йортларын тәмамлаган мөгаллимәләр Дания Гайфуллина, Фирая Хөбәйбуллина, Гөлгенә Дәүләтова үткәрде. Балалар дәресләр арасында намаз укыдылар, урамда  хәрәкәтле уеннарда күңел ачтылар, үзләре дә кайчандыр мәчет җәйләвенә йөргән үсмер кызлар Алсу Габдракыйпова һәм Аишә Камолова алар өчен квестлар, төрле конкурслар үткәрделәр. Сабада дини әсбаплар һәм чәчәкләр кибете хуҗасы Гөлнара Галимова нәни мөслимәләргә  яулык ябу буенча мастер-класс үткәрде, икенче көнне кызлар үзләре дә өйдәге курчакларына яулык яптырып, мөселман икемнәре кидертеп, «Мөслимә курчак» бәйгесенә әзерләп алып килделәр.  Кызлар өйләдән соң ашханәдә кайнар ризык  белән тукландылар, өйләренә таралышканчы ачык һавада уйнадылар. Укуларның соңгы көнендә, саубуллашу тантанасында мәчет имамы Алмаз Гаянов дәрес биргән остазларга мәхәллә халкы исеменнән зур рәхмәтләрен җиткерде, дәресләрне яхшы үзләштергән 9 шәкерткә Рәхмәт хатлары һәм сувенирлар тапшырды. Ахырдан балаларның барысына да районыбызның киң күңелле, юмарт иганәчеләре- эшмәкәрләр Гөлнара Галимова, Айрат Сәйфетдинов, Гөлия Кәримова, Илсөяр Дәүләтшина, Илназ Зиннәтуллин, Гаяновлар   әзерләгән күчтәнәч пакетлары таратылды. Җәйләүне оештырган, сәдака акчалары белән ярдәм иткән һәркемгә исәнлек-саулык, тормышларына бәрәкәт, хәвеф-хәтәрсез яшәүләрен теләп, нәни куллар догага күтәрелде…  Кабуллардан булсын!

 1 августта җәйләүгә малайлар җыелды. Барлыгы 70ләп ир бала бер атна дәвамында дини гыйлем үзләштерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев