“Саба Арена” спорт мәктәбендә район шашка осталары турниры булды
Җиңүне 10 очко туплап, Килдебәктән Нәзир Дәүләтгәрәев яулады.
Икенче урынны Сабадан инвалидлар арасында 10 тапкыр республика, 2 тапкыр Россия призеры Азат Әхмәтов (9 очко) алды. Илфат Ханнанов (7,5 очко) 3нче нәтиҗә күрсәтте. Кызыксындыру чараларын Юлбат авылыннан шашка остасы Шамил Галиев әзерләгән иде. Ул барлык катнашучыларга Кукмара савыт-сабасы тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев