Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Saba Balahoner" үз эшчәнлеген 2022 нче елда дәвам итә

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны һөнәр сайлау белән таныштыру максатыннан безнең районда "Saba Balahoner" программасын тормышка ашыру дәвам итә. Иләбәрнең "Умырзая "балалар бакчасында йөрүчеләр 2022 нче елда проектның беренче катнашучылары булдылар. Балалар уен формасында төрле һөнәрләрнең нигезләрен үзләштереп, файдалы күнекмәләр алып, олы тормышка төштеләр.

Алар балалар иҗат үзәгендә паспорт, "Ак Барс" банкта барслар алдылар. Паспортлар һәм барслар тапшырганнан соң, алар Ак Барс Банк, «Саба дулкыннары», ветеринария станциясендә, МПП «ЖКХ» оешмаларында булдылар. Балалар бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

12 нче гыйнвар көнне шундый ук маршрутны Шәмәрдәннең 3 нче номерлы “Салават күпере” балалар бакчасына йөрүчеләр дәвам итәчәкләр.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев