Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба гимназиясендә яшь мөгаллимнәр өчен семинар үткәрелде

Узган җомгада Саба гимназиясе базасында яшь укытучылар өчен «Нәтиҗәле һәм сыйфатлы белем бирү нигезе буларак заманча дәрес» темасына район семинары узды, анда район мәктәпләренең яшь педагоглары катнашты.

Семинар зур педагогик тәҗрибәгә ия булган һәм яшь буынга үз тәҗрибәләрен тапшыра алган укытучыларның ачык дәресләрен караудан башланды. Яшь укытучыларга рус теле һәм әдәбияты, математика, инглиз теле, физик тәрбия, биология, ИКТ, тарих, физика, химия, технология дәресләре, башлангыч сыйныфларда - рус теле һәм әдәбияты дәресләре тәкъдим ителде. Түгәрәк өстәл кысаларында мәгариф идарәсе  методистлары һәм район методик берләшмә  җитәкчеләре яшь укытучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев