Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

«Саба» йөзү бассейны коллективы язгы субботникка кушылды

Республикада икеайлык 1 апрельдә башланды, 31 майда тәмамланачак.

    Апрель - табигать уянган, ә яшәүчеләр урамнарны һәм паркларны чистартуга чыккан традицион яңарыш вакыты. Бүген "Саба" йөзү бассейны коллективы язгы субботникка кушылды. Тырмалар һәм яхшы кәеф белән коралланып, чарада катнашучылар бассейныбыз территориясен тәртипкә китерделәр: чүпләр, коры үләннәр һәм узган елгы яфраклар җыелды. Экологик икеайлык дәвам итә.

    Чара "Экологик иминлек" илкүләм проекты кысаларында үткәрелә. Исегезгә төшерәбез, республикада икеайлык 1 апрельдә башланды, 31 майда тәмамланачак. Барыгызны да экологик марафонга кушылырга чакырабыз! Бергәләп без районыбызны яшелләндерәчәкбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев