Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Саба юл идарәсе хезмәткәрләре Төп чыршы янында узган бәйрәмдә халыкны кайнар коймак белән сыйладылар

Бәйрәм чарасы җыр-бию, күңелле уеннар белән үрелеп барды.

 Бәйрәм ачылышында райондашларыбызны Саба юл идарәсе җитәкчесе Марат Гарипов Яңа 2026 ел белән котлады, һәркемгә саулык-сәламәтлек, шатлык -куанычлар, гаиләләргә иминлек, ил-көннәрнең тыныч булуын теләде һәм Чыршы тирәли рәхәтләнеп күңел ачарга, бәйрәм итәргә чакырды. Коллектив сабалылар өчен күңелле уеннар, ярышлар оештырдылар, актив уенчыларга бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәмгә килүчеләрне кайнар коймак белән дә сыйладылар юлчылар. Тамашаны оештыруда Сатыш мәдәният йорты хезмәткәрләре ярдәм итте. Көннең җилле, буранлы булуына карамастан, халык рәхәтләнеп күңел ачты, бәйрәм итте.

Фәридә Вилданова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев