Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Саба кызы Сафия Камолова “Җәлил укулары” бәйгесе җиңүчесе булды

Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан Муса Җәлилнең исемен мәңгеләштерү максатыннан 8нче ел рәттән Халыкара “Җәлил укулары” бәйгесе оештырыла.

   

  Бәйге 2025 елның 25 октябрендә башланып китте. Россия Федерациясенең  39 төбәгеннән һәм чит илләрдән бәйгегә 40 меңгә якын гариза кабул ителеп, шигырьләр 26 телдә яңгыраган. Конкурсның 2нче этабы нәтиҗәләре буенча финалга 8 номинациядә 492 катнашучы үтеп, 30 декабрендә жюри карары белән 112 җиңүче билгеләнгән. Әлеге бәйгегә Саба район балалар китапханәсеннән дә 5 эш тапшырылган иде.  Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында VIII Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең гала-концерты узды. Саба район балалар китапханәсенең актив китап укучысы Сафия Камолова барлык этапларны үтеп, "Җәлил дөнья халыклары телләрендә" номинациясендә 1нче урын яулап, сәхнәдә тәбрикләнде. Шулай ук, Татарстан Республикасы Милли музеенда бөек шагыйрь — Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»нең оригиналы чыгару чарасында, Сафия Камолова таджик телендә "Аяксыз" шигыре белән катнашты. 

 

Илсөяр Шакирҗанова,

китапханәче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев