Саба муниципаль районы Советында үсеш фаразлары билгеләнде
Өченчекөн Саба муниципаль районы Советының чираттагы утырышы (сессия) булды.
Утырышны Совет рәисе, район башлыгы Рәис Миннеханов алып барды. Башта җирле үзидарә органнарында озак еллар нәтиҗәле эшләүчеләр Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Аннары башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Марат Баһманов сессиядә катнашучыларны Саба муниципаль районының 2025-2027 елларга социаль-икътисадый үсеше фаразлары белән таныштырды. Слайдлардан күренгәнчә, быел районның тулай территориаль продукты күләме 26,1 миллиард, ә 2027 елга 32,3 миллиард сумга җитәр дип көтелә. Аграр тармакта алдагы өч елда үсеш күрсәткечләренең 101,7-102 процент тәшкил итәчәге фаразлана. Явлаштауда саву залы белән 400 башка исәпләгән сөт комплексы, Арташ бүлекчәсендә 360 башка сыерлар торагы төзү каралган. Сәнәгатьтә җитештерү күләме 2027 елга 7,5 миллиард сумга җитәргә тиеш. Әлеге тармакта 2025-2026 елларда “Сабино” җәмгыяте теплицасының 1 гектарлы икенче чиратын кору, мөгезле эре терлек эшкәртү һәм консервлау цехы, иттән ярымфабрикатлар җитештерү, прәннек, кош-корт сую заводлары төзү планлаштырыла. Быел районга җәлеп ителгән инвестицияләр күләменең 6,1 миллиард, 2027 елга 6,6 миллиард сумга җитүе фаразлана. Депутатлар әлеге көн тәртибе буенча карарны бертавыштан кабул иттеләр.
Шулай ук утырышта 2025 елга hәм 2026-2027 елларның планлаштырган чорына район бюджеты проекты беренче укылышта каралды. Доклад белән финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсун Сөнгатов чыгыш ясады. Алдагы көн тәртипләре буенча сүз җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы рәисе Алим Галиуллинга, башкарма комитетның юридик бүлек начальнигы Альберт Миникаевка бирелде. Саба муниципаль районы карамагында булган милекне арендага бирүне килештерү тәртибен раслау турында карар кабул ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев