Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба районы белән ”Инвестиция сәгате”

Агымдагы елның 9 аенда районда 1310 милли­он сум­лык продукция җи­теш­те­релгән. Биш йөздән артык эш урыны булдырылган.

ТР Пре­зи­денты Рөстәм Миң­неханов рә­ис­легендә үткәрелгән республика киңәшмәсе кысаларында Саба муниципаль районында тотрыклы социаль-икътисадый үсешне тәэмин итү буенча чараларны тормышка ашыру турында сөйләделәр.

Мондый киңәшмәләр Хө­кү­мәт йортында һәр шимбә са­ен үткәрелә. Район башлы­гы Рәис Миңнеханов чыгышын­да мөһим тармаклар үсеше, со­циаль инфраструктура һәм торак төзелеше темп­лары, мәгариф, эш­мә­кәрлек, хез­мәт хаклары һәм эшсезлек те­малары яктыртылды, төрле тар­мак­лар­да ирешелгән казанышлар турында сүз барды. Район эш­чәнлегендә төп  күрсәткеч – тулай территори­аль продукция җи­тештерү дә­рәҗәсе. 2021 елда аның  кү­ләме 17 миллиард 700 мил­­лион сум тәшкил иткән. Үсеш – 109 процент. 2022 ел ахы­рына тулай территориаль продукция күрсәткечен 2 миллиард сумга арттыру бу­рычы куела.

Инвестицияләр күләмен 2 мил­лиард 900 миллион сумга җит­керү планлаштырыла. Икъ­ти­садны үстерүдә үсеш нок­тасы булып сәнәгать парк­лары санала. Районыбыз­да хә­зер алар 4 урында актив эшчәнлек итә. Агымдагы елда “Газизов Р.” крестьян-фермер хуҗалыгының “Кронос” декоратив куаклар питомнигы үзенең эшен башлады. Радик Халиковның бройлерлар үстерү фермер хуҗалыгы төзелеп бетте. “Саба” индустриаль паркында кайнар ысул белән цинклау технологиясе буенча “Цинк Саба” заводы, Түбән Утар авылы янында Словакиядән “Бранко Рус” компаниясе 112 мең күркә йо­мыркасына исәпләнгән инку­бация реп­родукторы цехы (фотода), “Сабино” җиләк үс­терү теп­лицасының берен­че чи­раты төзелешләре дә­ тә­­мамланып  килә. Авыл ху­җалыгына са­лынган ин­вес­тицияләр дә­ зур кү­ләмлелеге белән ае­рылып то­ра. “Саба” җәм­гыятендә ике силос траншеясы, ашлык складлары тө­зелде. За­манча орлык цехы фай­да­лануга тапшырылды. “Мө­­­хә­ммәтшин” крестьян-фер­­­­­мер хуҗалыгында, “ПМК”, ”Иген­­че” җәмгыятьләрендә тер­­лекчелек тораклары тө­зе­­­лешләре дәвам итә. Ар­таш фермасында, “Курса­баш” җәм­­­­гыятләрендә сөт комп­лекс­лары реконструк­ция­лә­нә. 

Агымдагы елның 9 аенда районда 1310 милли­он сум­лык продукция җи­теш­те­релгән. Биш йөздән артык эш урыны булдырылган. Пре­­­зидент Саба муниципаль районы җитәкчелегенә ел бурычларын тормышка ашы­руда,  нәтиҗәле ин­вес­­­тицияләр  җәлеп итүдә  уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев