Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Саба районы прокуратурасы махсус хәрби операциядә катнашучының гаилә әгъзасы хокукларын яклады

Район прокуратурасы тарафыннан җаваплы вазыйфаи затка карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 5.59нче статьясы буенча эш кузгатылды

Прокуратура махсус хәрби операциядә катнашучының әнисе гаризасы буенча гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәр­тибен регламентлаучы закон таләп­ләренең үтәлешен тикшерде. Аның нәтиҗәләре буенча ачыкланганча, җирле үзидарә органы гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибен бозган, ягъни шәхси кабул итү барышында кергән телдән үтенечнең эчтәлеге шәхси кабул итү карточкасына кертелмәгән. Кабул ителгәннән соң өч көн эчендә вазифаи затка теркәлмәгән, асылы буенча каралмаган.  

Пенсионер хатын авыл җирлеге башлыгына күршесенең йорт түбәсе итәгенә кар тоту җайланмасы урнаштыру буенча профилактик әңгәмә уздыруны  сорап мөрәҗәгать иткән була. Чөнки ишегалды территориясенә күршесе түбәсеннән күп кар төшүе нәтиҗәсендә аның йорты янына,  авырып китү очрагы була калса,  ашыгыч медицина ярдәме машинасы  килеп җитә алмый.

Җирле үзидарә органының чарасызлыгы аркасында ялгыз яшәүче пенсионер хатынның ишегалды 0,5-1,5 метр биеклектәге кар өеме белән каплана. Ул үзе имгәнүдән могҗиза белән котылган.

Район прокуратурасы тарафыннан авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе адресына тәкъдимнәр кертелде, алар каралды һәм канәгатьләндерелде.

Район прокуратурасы тарафыннан җаваплы вазыйфаи затка карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 5.59нче статьясы буенча эш кузгатылды. Прокурор йогынтысы акты кертелеп, вазифаи зат 5000 сум күләмендә штраф рәвешендә җаваплылыкка тартылды.

Моннан тыш махсус хәрби операциядә катнашучының әнисе мәнфәгатьләрендә күрше йорт түбәсенә кар тоткарлаучы җайланма кую турында судка дәгъва гаризасы бирелде.

Ирина Шәвәлиева,

район прокуроры ярдәмчесе.

Фото: Ясалма фәһем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев