Һөнәри юнәлеш
Саба муниципаль районының 10-11 сыйныф укучылары Казан дәүләт архитектура - төзелеш университетында булдылар. Укучылар факультетлар, белгечлекләр, кабул итү үзенчәлекләре һәм укудан соң эшкә урнашу турында белделәр, кызыклы лекцияләр тыңладылар һәм җиһазландырылган заманча лабораторияләрдә булдылар. Булачак абитуриентларда һөнәри юнәлешле экскурсия зур кызыксыну уятты.
Нет комментариев