Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба районы укучыларының җәйге каникуллары ял һәм хезмәт белән үтә

Ел буе тырышып белем алган, фән олимпиадаларында, спорт ярышларында, төрле бәйгеләрдә көч сынашкан укучылар өчен рәхәтләнеп ял итә торган вакыт – җәй айларын кем генә сагынып көтеп алмый икән?!

      Ел буе тырышып белем алган, фән олимпиадаларында, спорт ярышларында, төрле бәйгеләрдә көч сынашкан укучылар өчен рәхәтләнеп ял итә торган вакыт – җәй айларын кем генә сагынып көтеп алмый икән?! Укучылар гына түгел, укытучылар өчен дә кадерле 3 ай вакыт ул. Ял итүне һәркем үзенчә күз алдына китерә: кемдер балыкка йөри, кемдер җиләк җыя, туйганчы йоклаучылар, чит илгә ял итәргә китүчеләр дә очрый. Ә тагын да файдалырак һәм күңеллерәк ял, әлбәттә, җәйге лагерьда! Районыбыз мәктәпләрендә укучы балалар өчен бу өлкәдә барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Июнь аенда 1000 башлангыч сыйныф укучысы 20 мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерендә ял итте. Алар өчен төрле мастер-класслар, районыбыз буйлап экскурсияләр оештырылды, шулай ук балаларны яклау, рус теле, хәтер һәм кайгы, Россия көне билгеләп үтелде. Укучылар “Сабантуй” мәдәни-спорт комплексында үткәрелгән туристик слетта да көч сынашып, ел буе алган белемнәрен сынады. Укучылар өчен шулай ук 20 мәктәп яны хезмәт лагере дә эшләде, аларда 150 бала хезмәт күнекмәләре алды.   

    Иске Икшермә авылында урнашкан “Кояшкай” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда исә бүгенге көндә “Сәләт-Саба” сменасы үз эшчәнлеген алып бара. Иң актив, иң креатив, иң кызыксынучан, гомумән, укучыларның иң-иңнәре – 85 бала биредә ял итеп кенә калмый, бүгенге яшүсмер өчен кызыклы, файдалы, кирәкле шөгыльләр ала, әти-әни канаты астыннан чыгып, башка мохиттә яшәп карый. Әлеге сменада ял итәргә теләүчеләр саны бик күп, 10 укучы хәтта башка районнан гариза биргән. Биредә бер ял иткән бала икенче елга тагын киләм дип кайтып китә. Чөнки биредәге җылы, алдынгы карашлы, беркайчан да ардырмый торган мохит ул башка бер җирдә дә була алмый! Сменаның соңгы көннәрен балалар тарихи Биләр шәһәрчегендә урнашкан палаткаларда яшәп уздырачак һәм районыбыз данын яклап, төрле бәйгеләрдә чыгыш ясачак.

    Шунысын да әйтеп үтик, “Кояшкай” ял һәм сәламәтләндерү лагерендә “Яшьлек” яшьләр үзәге, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге тарафыннан оештырылган 1нче сменада спорт сөюче 75 бала ял итте. 18нче июльдән исә биредә “Техник иҗат” юнәлешен үз итүче шулай ук 75 бала ял итәргә җыелыр дип планлаштырыла.

    Хезмәт тәрбиясе алган бала тормышка тизрәк яраклаша һәм җәмгыятьтә үз урынын табу аңа, һичшиксез, җиңел бирелә. Хәзер бөтен эш автоматлаштырылган дисәк тә, көнкүрештә вак-төяк эш гел табылып тора. Район хакимияте ярдәме белән җәй айларында ел саен 14 яше тулган укучылар өчен районыбызның төрле оешма, учреждение, предприятиеләрендә эш урыннары булдырыла. Укучылар мәгариф, сәламәтлек саклау, төзелеш һәм башка өлкәләрдә үзен сынап карый, бу аларга һөнәри юнәлеш бирү максатын тормышка ашыру өчен дә ярдәм итә. Хезмәт тәрбиясе алу белән беррәттән, әлеге хезмәт өчен түләнгән акча гаилә бюджетын тулыландыру өчен дә бер мөмкинлек. Быел әлеге мөмкинлектән барлыгы 812 укучы файдаланды, аларның 212се үзмәшгуль булып теркәлде, 600 укучы исә районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша һәм эш башкарган оешмадан хезмәт хакы алачак.

     Җәй – тәмле һәм ямьле чор. Куркынычсыз, имин яллар уздырып, сентябрь аенда кабат мәктәп парталары артында очрашырга язсын. Ә хәзергә күңелле яллар дәвам итә...

  Нәркиз Мифтахова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев