Саба районы ЗАГС бүлегендә 100нче бала теркәлде
Район яңалыклары

Саба районы ЗАГС бүлегендә 100нче бала теркәлде

Саба районы ЗАГС бүлегендә 17 октябрь көнне, 100 нче бала теркәлде.

Күп балалы гаилә - Гөлия һәм Фәнил Шәфигуллиннар кызларына Әминә исеме куштылар. Әминә гаиләдә 5 нче сабый.  Район ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре Шәфигуллиннарны балалары туу вакыйгасы уңаеннан котлап, чын күңелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, бәхетле итеп үстерүләрен теләде. Шулай ук яшь гаиләгә уңышлар, мәхәббәтле тормыш теләп калды.
*Искәртеп үтәбез, статистика бүлеге мәгълүматлары буенча, быел район буенча туучылар саны 200дән артык. Бу сан аермасы әниләрнең баланы Казан ЗАГСларында теркәүләре белән аңлатыла.


Нет комментариев