Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

Саба районында «Аргамак» картодромын капиталь ремонтлау эшләре бара

Байлар Сабасы бистәсендә урнашкан әлеге объект автомобиль спортын үстерү өчен төбәкнең мөһим спорт мәйданчыгы булып тора. Ремонттан соң яңартылган 1,6 км озынлыктагы трасса республика һәм бөтенроссия картинг ярышларын үткәрү өчен тулысынча әзер булачак.

Саба муниципаль районында «Аргамак» картодромын (Е.Л. Шафранов исемендәге) капиталь ремонтлау эшләре актив рәвештә алып барыла. Байлар Сабасы бистәсендә урнашкан бу объект автомобиль спортын үстерү өчен төбәкнең мөһим спорт мәйданчыгы булып тора.

Эшләрнең генераль подрядчысы — АО «Татавтодор», субподрядчы — ООО «ПМК №159». Объектта көн саен 25 кеше хезмәт куя.

Ремонт эшләренең актив фазасы 2026 елның 29 июнендә башланды. Бу вакыт эчендә төзүчеләр асфальтобетон түшәлмәсенең аскы катламын салып өлгерделәр — барлыгы 500 тонна. Проект буенча 1,6 км озынлыктагы трассаны яңартырга планлаштырыла. Атап әйткәндә, 200 метр яңа юл түшәлмәсе кору каралган. Моннан тыш, субподрядчы ООО «ПМК №159» бетон отбойникларны (бәрелүдән саклау кәртәләрен) китергәч, асфальтның өске катламы салыначак. Отбойникларның гомуми озынлыгы 1 км тәшкил итәчәк.

Ремонттан соң яңартылган «Аргамак» картодром трассасы республика һәм бөтенроссия картинг ярышларын үткәрү өчен тулысынча әзер булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев