Саба районыннан 11 яшькәчә малайлар һәм кызлар Россия күләм бадминтон ярышында
Район яңалыклары

Саба районыннан 11 яшькәчә малайлар һәм кызлар Россия күләм бадминтон ярышында

02 -05 май аралыгында Самара шәһәрендә 11 яшькәчә малайлар һәм кызлар арасында Россия күләм бадминтон ярышы булып узды. Әлеге бадминтон ярышында Саба районыннан да спортчылар катнашты.

Шәхси категориядә Иващенко Алена 3 нче урынны алды.

Хатын-кызлар категориясендә Әхмәдуллина Камилә белән Иващенко Алена 3 нче урынга чыкты.

Катнаш категориядә Иващенко Алена һәм Зайнеев Айназ 3 нче урынны яулады.

Ир-атлар категориясендә Ибраһимов Нияз белән Зайнеев Айназ 2 нче урынга лаек булдылар.

Спортчыларыбызны җиңүләре белән тәбриклибез һәм алга таба да зурдан-зур уңышлар теләп калабыз!

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru


Нет комментариев