“САБА ТАҢНАРЫ” ГАЗЕТАСЫ РЕДАКЦИЯСЕ БАШ МӨХӘРРИРЕ РӨСТӘМ ГАБДЕРӘҮФ УЛЫ ИСМӘГЫЙЛОВКА – 55 ЯШЬ
Котлау
Хөрмәтле Рөстәм Габдерәүфович! Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Тормыш юлыгыз якты, сәламәтлегегез нык булсын! Гаилә бәхете телибез, тирә-юньдәгеләрнең ихтирамын һәм игътибарын тоеп яшәргә язсын. Киләчәктә дә матбугатны халыкка якынайтуда иҗади планнарыгызны уңышлы тормышка ашырырсыз, дип ышанабыз. Гомернең һәр мизгеленә сөенеп яшәгез!
Бүген күркәм гомер тантанасы –
Язмыш билге куя үткәнгә.
Туган көннәр белән шатлык, бәхет
Кабатланып килә көткәнгә.
Юбилейда һәркем хәтерен барлап
Сүтеп чорный уйлар йомгагын.
Тулы булсын сөенечләр белән
Киләчәккә илтер гомер еллары.
Ихтирам белән “Саба таңнары” газетасы редакциясе коллективы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев