Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Саба таңнары» газетасы редакциясе музее - рес­публикада бердәнбер матбугат музее [+фото]

Саба район газета­сы­ның тарихы бай. Музеебызның ишек­ләре көнозын ачык тора, монда үзенә бер аерым мохит...

Саба район газета­сы­ның тарихы бай. Музеебызның ишек­ләре көнозын ачык тора, монда үзенә бер аерым мохит... "Күп вакыт үзебез дә, бирегә кереп, элекке елларда бергә газета чыгарган хезмәттәш­лә­ребез­не искә алабыз, ис­тәлекләрне барлыйбыз. Аларның кул җы­лысы тигән каләмнәрне тотып карыйбыз, куен дәф­тәрләрен актарабыз. Кыс­касы, шул ел­ларның җылы атмосферасына чумабыз", - диләр журналистлар. 

Музей ничек барлыкка килгән соң? Озак еллар "Саба таңнары" газеТасында авыл хуҗалыгы мөдире булып эшләгән мөхтәрәм коллегабыз Гөлсинә Галимуллина болай дип сөйли:

- Бервакыт Тәлгат Самат улы мине чакырып алды да, башыма бер уй килде әле, шуны әйтермен дигән идем дип, бинабызда бушрак торган урын бар иде, шунда ияртеп килде. Ишекне киң итеп ачып куйды да: "Менә монда музей булачак. Аңа җаваплы кеше син бу­лырсың. Язма­саң, язма, тик шушы эш белән шөгыль­лә­неп, җиренә җит­кер", - диде.

Шул көннән экспонатлар җыю башлана. Газетага да белдерү бирәләр. Бер ай эчендә музейга дип тәгаен­ләнгән урын шыплап тула. Ә яңа бинага күчкәч, ул яңар­тыла, заманчалаштырыла.
Саба укучылары менә инде 93 ел үз газеталарын укыйлар. Район үзе 1930 елның авгус­тында оеша. Ә октябрь-ноябрь айларында инде газета чыгарырга әзерлек башлана. "Колхоз байрагы" дип исем­ләнгән басманы, керосин лампасы белән яктыртып, хәрефләрне берәм­тек­ләп җыеп чыгаралар. Ул хәтта Бөек Ватан сугышы чорында да нәшер ителүдән туктамый. Шуны да әйтергә кирәк, 1943 елның 17 гыйнварына кадәр газетаның биш саны дөнья күргән. Ә быел без беренче санны бары тик 11 гыйнварда гына чыгардык.

Газета тарихы - ул елъязма кебек. Типографиядә күп еллар хезмәт куйган ветеран Флера апа Закирова электр белән эшләүгә кү­чүен менә ничек тасвирлый.

"Ниһаять, 1956 елда булса кирәк, типографиядә машиналар электр белән эшли башлады. Бер рус ке­шесенең, Сабага килеп, безне алҗыткыч кул хезмә­теннән коткарганын яхшы хәтерлим. Эштән төн­лә кайтабыз. 11гә кадәр эшләп бе­термәсәң, ут сүнә. Әнинең минем электрга тоташтырылган газета басу машинасында эшләгәнемә бер дә ризалыгы юк. Син токка эләгеп үләргә йөри­сең, дия торган иде. Шөкер, андый күңелсез­лекләргә та­ры­ма­дык. Коллектив күп­кырлы тормыш белән яшәде. Ике-өч елмы, башка учреж­де­ние­ләрдән калышмыйча, куян да асрадык әле, атналар буе урманда печән чапкан вакытлар бар иде".

Кыскасы, матбугат музеена рәхим итегез! Безнең ишекләребез сезнең өчен һәрчак ачык! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев