Саба урта мәктәбе укучылары өчен «Пионер варислары» дигән чара узды
Балалар пионериянең төп атрибуты саналган кызыл галстук, значок, быргы, отряд әләме белән таныштылар.
Саба урта мәктәбендә беренче сыйныф укучылары өчен «Пионер варислары» дигән чара үткәрелде. Очрашуга кунак булып Габделхаков Газинур Галиәсгар улы килеп, пионерларның совет елларындагы тормышы турындагы истәлекләре белән уртаклашты, оешманың традицияләре һәм кагыйдәләре турында сөйләде.
Балалар пионериянең төп атрибуты саналган кызыл галстук, значок, быргы, отряд әләме белән таныштылар. Быргы да кычкыртып карадылар.
"Галстуклы еллар күңел түрендә. Үткәннәрнең якты хатирәсе булып пионер ветераннарының йөрәкләрендә саклана" - дип искә алып сөйләде Газинур Галиәсгар улы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев