Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Саба урта мәктәбендә 150дән артык кеше Җиңү диктанты язды

Акциядә махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан Марат Закиров катнашты

Бүген райондашларыбыз илебез күләмендә үткәрелгән "Җиңү диктанты” бөтенроссия  акциясенә кушылды. Саба  урта мәктәбендә чара өч кабинетта уздырылды. Барысы  131 укучы, 20 педагог һәм махсус хәрби операция зонасыннан ялга  кайткан Марат  Закиров  катнашты.  Иң элек актлар залында акцияне ачу тантанасы булды. Укучылар патриотик  җырлар башкардылар. Диктант  язарга  килүчеләр Роскосмос космонавтлары Сергей Кудь-Сверчков, Сергей Микаев һәм Андрей Федяевның Халыкара космик станция бортыннан акциядә катнашучыларга мөрәҗәгатен тыңладылар. Сергей Кудь-Сверчков билгеләп үткәнчә, үз ватанының тарихын белү һәм Россиянең мәдәни мирасына сакчыл караш җәмгыятьнең әхлакый сәламәтлеген формалаштыруда мөһим аспектлар булып тора. "Үз тарихыңа хөрмәт-җәмгыятьнең әхлакый сәламәтлеге күрсәткече. Үткәннәребезне хәтерлибез, Бөек Ватан сугышы ветераннары турында кайгыртабыз, аларның батырлыклары турында хәтеребезне саклыйбыз, без киләчәгебезне төзи алабыз",– диде  косманавт.

  Алып баручылар әйткәнчә, ватанпәрвәрлек милли мәнфәгатьләребез турында кайгыртучанлыкта  да  ачык  чагыла. “Берсекөнгә безнең маскировка челтәрләре белән зур гуманитар йөк җибәрелә. Бик зур рәхмәт сезгә, кадерле егетләр! Һәм бу гына түгел әле. Сез бүген тәрбия эшләре штабына алып килгән азык-төлек продукциясе һәм кием-салым бүген Солдат штабына җибәрелә. Шулай ук бу продукция махсус хәрби операция зонасына җибәреләчәк. Һәм бу гына түгел әле. Кадерле егетләр, сезнең янда укытучылар, мәктәп хезмәткәрләре бар, һәм бүген без генератор, сугышчыларыбыз өчен дизель генераторы сатып алу өчен акча җыйдык, ул да берсекөнгә махсус хәрби операция зонасына җибәрелә”,– дип  сөйләде директор  урынбасары Лариса Шәмсетдинова.

Үз теләге  белән СВОга  киткән  Марат  Закиров күрсәткән булышлыклары  өчен залдагыларга зур рәхмәт өйтеп, җиңүнең безнең якта булачагын  белдерде.

 Диктант язучылар  45 минут эчендә Бөек Ватан сугышының төп вакыйгаларына, шулай ук юбилей даталарына, аерым алганда, Советлар Союзы маршалы Георгий Жуковның 130 еллыгына бәйле сорауларга җавап бирделәр. Махсус операция турындагы сораулар өчен аерым блок бүлеп бирелгән  иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев