Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба урта мәктәбендә “Тату сыйныф серләре” бәйгесе узды [+фото]

Агымдагы атнада Саба урта мәктәбендә ата-аналар катнашында беренче зур ча­ра – “Тату сыйныф серләре” бәйгесе үт­кәрделәр.

Агымдагы атнада Саба урта мәктәбендә ата-аналар  катнашында беренче зур  ча­ра – “Тату сыйныф  серләре” бәйгесе  үт­кәрделәр. Яшь буынны тәрбияләүдә мәктәп һәм гаилә бердәмлегенә  юл әнә шулай   салынды. Тәрбия эшләре буен­ча директор урынбасары  Гөлчәчәк Хөс­нет­динова әйтүенчә, быел  ачылган мәгариф  учреждениесендә 286 укучы белем ала.  “Алар  Сабада  яшәүче әти-әниләре   гаризасы нигезендә кабул ителде.  Контингент яңа мәктәптә укырга теләге булган балалардан тупланды. Максатчан  коллектив булып оешып  киләбез.  Бүгенге  чара да шуңа омтылыш мисалы”,– ди завуч.

Бәйгенең “Визит карточкасы” номина­циясендә  8б, 1а, 5б, 8а, 6а, 2а  сыйныфлары укучылары һәм әти-әниләр  комитетлары  катнашты. Ике сәгать дәвамында командалар бер-берсен сәхнәдә алыштырдылар, һәр чыгыш алкышланды. Бигрәк тә беренчеләрнең үз проектларын яклавы тамашачыларда симпатия тудырды (фото).  Чикләнгән вакытта һәр командага  иң дус, тату  сыйныф булуын дәлилләргә кирәк иде. Монда инде ата-аналар бөтен булган фантазияне, осталыкны эшкә “җиккәннәр”, видеоматериаллар әзерләгәндә квадрокоптерлардан  да  файдаланганнар. Шәп  кадрлар  килеп  чыккан.  Биремнәрне дә барысы  уңышлы үтәделәр. Жюрига  “Визит карточкалары”н темага туры  килүе,  актуальлеге,  яңалык кертелгән булуы,  атрибутикасы, башкару техникасының оригинальлеге, командаларның презентациясе, нәфис  сүз осталыгы буенча бәяләгәндә бер дә  җиңел булмады. Әмма  бәйге шуңа да бәйге инде ул: җиңүче ачыкланырга тиеш. Урыннарны  билгеләгәндә  тамашачы алкышлары да үзенекен итте. Шулай итеп, 25 ноябрьдә район зона этабында 1а сыйныфының ата-аналар комитеты катнашачагы билгеле булды. “Безнең  чыгышка, дәрестә дә тик  утырмый торган 18 малайны тыңлата алуыбызга күпләр хәйран  калган. Башта 1нче сыйныфлар зонага үтмәячәк дигән сүзләр ишеткәч үртәлгән идек. Хәзер зона бәйгесе көтә. Анда  сынатмас өчен чыгышыбызны бераз баетырга уйлыйбыз”,– дип кичерешен  уртаклашты Раянның әнисе  Райлә Галәвина.   Социаль  челтәрләрдә дә әниләр җиңү турында “Шомарту өстендә каты эшлисе була”, “Балаларыбызга сокланырга  да  куркып карап тордык”, “Авыртмыйча, әтиләребез яныбызда булып, матур итеп башкарып  чыгарга   язсын” дип  язганнар.

Икенче этапта сәхнәгә кызлары Энҗе, Сәйдә белән Галиәкбәровлар, Гый­ма­дие­влар, уллары  Камилне  алып  Вәли­әхмәтовлар гаиләләре чыкты.  Барысы да номинациягә туры  килерлек иҗади гаилә, җырга-моңга гашыйклар, нәфис  сүз осталары.  Жюри балларны исәпләнгәннән  соң, зонада  катнашу  хокукы Гыймадиевлар һәм Вәлиәхмәтовлар гаиләләренә  бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев