Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба урта мәктәбендә үзешчән шагыйрә Миннегөл Манихова белән очрашу уздырдылар

Кичә «Туган тел һәм әдәбият атналыгы» кысаларында Саба урта гомуми белем бирү мәктәбенә укучылар белән очрашуга районыбыз шагыйрәсе Миннегөл Вахит кызы Манихова килде.

Очрашу барышында Саба шагыйрәсе үзенең биографиясе, иҗаты турында сөйләде, шигырьләрен укыды һәм аларның кайберләрен язарга илһамландырган хикәяләр сөйләде. Чарада катнашучылар бик күп сораулар бирделәр. Аларны шигырьләрнең никадәр еш тууы, беренче шигырен язу тарихы кызыксындырды. Шагыйрә өчен аның шигырьләрен һәм җырларын укучылар һәм укытучылар башкаруы күңелле сюрприз булды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев