Саба үзәк хастаханәсендә укучылар өчен “Ачык ишекләр көне” узды
Медицина һөнәрен популярлаштыруга багышланган «Ак халатлы фәрештәләр» республика фестивале кысаларында Саба хастаханәсе киләчәк һөнәрләрен медицина белән бәйләргә теләгән өлкән сыйныф укучыларын очрашуга чакырды.
Укучылар алдында баш табиб Марат Йосыпов чыгыш ясады. Ул районыбызның хәзерге казанышлары һәм сәламәтлек саклау үсеше перспективалары турында сөйләде, хастаханә эшчәнлегенә багышланган презентация күрсәтте. Укучылар алдында Казан медицина университеты студентлары Гүзәл Шәрифуллина һәм Зөлфия Хафизова чыгыш ясады. Кызлар презентацияләр һәм видеоматериаллар тәкъдим иттеләр, югары уку йортының факультетлары, студентлар тормышының үзенчәлекләре, спорттагы уңышлары һәм уздырыла торган фәнни тикшеренүләр турында сөйләделәр.
Аннары кунаклар Саба үзәк район хастаханәсе структурасы һәм медицина учреждениесе эшенең үзенчәлекләре белән таныштылар. Өлкән сыйныф укучылары өчен поликлиника буенча экскурсия оештырылды, анда алар диагностика кабинетларына (ЭКГ, ФГДС), РКТ, клиник-диагностика лабораториясенә, амбулатор онкология ярдәме үзәгенә (ЦАОП), стоматология бүлегенә бардылар.
Очрашу табиблар белән аралашу белән тәмамланды, алар балаларның калган сорауларына җавап бирделәр. Укучыларга шулай ук медицина югары уку йортларына кабул итү кагыйдәләре язылган мәгълүмати буклетлар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев