Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба хастаханәсене табиблары чаң суга: «Вакытында медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итегез!»

Шушы көннәрдә Саба үзәк район хастаханәсендә «Эчәк авыруы. Перитонит» диагнозы куелган олы яшьтәге пациентка ашыгыч рәвештә операция ясаганнар.

Шушы көннәрдә Саба үзәк район хастаханәсендә "Эчәк авыруы. Перитонит" диагнозы куелган олы яшьтәге пациентка ашыгыч рәвештә операция ясаганнар. 

Кичке сәгать 9да авыруның туганнары аны хастаханәнең кабул итү бүлегенә алып киләләр. Ашыгыч рәвештә хирурглар һәм башка белгечләр чакырыла. Операция төнге 12 сәгатькә кадәр дәвам итә. Ир-атны коткарып кала алалар. Хәзер ул авыр, әмма тотрыклы хәлдә Саба стационарында ята.

Пациентны тикшергәндә һәм сораштырганда, аның 12 көн дәвамында олы йомыш белән тышка чыкмавы ачыкланган, һәм шул ук вакытта аны корсак өлешендә көчле авыртулар җәфалаган. 

Нигә шулай озак түзгән? Ни өчен олы яшьтәге кешенең туганнары табиблардан ярдәм сорамаган? Бу сорауларга, кызганычка каршы, җавап юк.

"Без, Саба үзәк район хастаханәсе һәм Шәмәрдән участок хастаханәсе табиблары, Саба районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итәбез: вакытында медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итегез! Безнең районда 2 зур медицина учреждениесе - Саба үзәк район хастаханәсе һәм Шәмәрдән участок хастаханәсе, ашыгыч ярдәм бригадалары бар. Сәламәтлегегезгә игътибарлы булуыгызны сорыйбыз! Сезнең тормышыгыз якын кешеләрегезгә кадерле, моны истә тотыгыз!", - дип хәбәр итә Саба үзәк хастаханәсене табиблары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X