Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабабашта авылдашлар очрашуы узды

Йөрәккә нинди якын һәм кадерле бу сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты,нигезе урнашкан кадерле туган авылы бар . Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас, истә кала торган урыннары күп...

  Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп ага торган чишмә буйлары,балыклы күлләр, куе әрәмәләр белән уратылган елга үзәннәре ,туган ягыбызның кырлары, басулары, шаулап торган урманнары күңелләргә рәхәтлек биреп туган туфракка мәхәббәт  тәрбияли. Кая гына барсак та,туган төбәгебезнең гүзәллеген берни дә алмаштыра алмый. Туган ягыбызның  һәр сукмагы, һәр агачы, һәр үләне,аның барча кешеләре күңелгә бик тә якын. Тәпиләп киткән, беренче тапкыр әттә-әннә дип әйтергә өйрәнгән вакыттан ук күңел түренә туган телебез аша кереп утырган ул кадерле урыннар.

  6 июль көнне Сабабаш авыл клубы, Килдебәк китапханәсе хезмәткәре  авылыбыз яшьләре белән берлектә җыр- биюле күмәк уенлы авылдашлар очрашуы уздырды. Әлеге бәйрәмгә шушы авылда кайчандыр туып үсеп,чит җирләрдә яшәп ятучы якташлар, биредә гөмер итүче олы кечесе җыелды. Бәйрәм тамашасы күңелле уеннар моңлы җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды. Халык җырлап биеп уеннарда актив катнашып күңелле ял итте.Әлеге авылдашлар очрашуы авыл халкына дуслык күперләрен ныгытып,  алга таба да бердәм булып яшәр өчен илһам бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев