Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада +10 градуска кадәр җылы көтелә

Халык сынамышы: 31 октябрьдә айны күзәтәләр. Әгәр мөгезе төньякка караган, ә болытлар көньякка таба йөзә икән, якын көннәрдә явым-төшем көтелми. Әгәр «мөгез» көньякка карап, болытлар төньякка таба юл алса, ноябрьне елак көннәр башлый.

Бүген 31 октябрьдә, Сабада яңгыр һәм көчәючән җил көтелә. Көндез +2+3 градус җылы булачак.

Республика  Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, республикада 1 ноябрьдә циклон көнчыгышка китә башлый. Шуңа бәйле рәвештә явым-төшем ихтималы аз булачак. Томан көтелә, төнге сәгатьләрдә һава температурасы -1дән +2 градуска кадәр җитәчәк. Көндез һава +7...+12 градуска кадәр җылына.

Пәнҗешәмбе көнне Таатарстанда  җылы һава торышы сакланачак. Төнлә явым-төшем көтелми, әмма көндез бераз яңгырлар булырга мөмкин. Төнлә 2дән 7 градуска кадәр һәм көндез 8дән 13 градуска кадәр җылы фаразлана.

Моннан тыш, синоптиклар бу көннәрдә атмосфера басымы үзгәрү мөмкинлеге турында кисәтә.

Якынча мәгълүмат буенча, 3 ноябрьдә +3тән +8 градуска кадәр җылы һәм яңгыр көтелә. Шимбә көнне, 4 ноябрьдә, Татарстанда суыта: төнлә 0дан -2гә кадәр, көндез 0дан +5кә кадәр була.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-13-graduska-kadar-yly-kotela-5878424

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев