Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада Әфганчыларны искә алдылар [фоторепортаж]

2021 елның 15 февралендә совет гаскәрләре Әфганстаннан чыгарылып беткәнгә 34 ел тулды.

 

Ватаннан  читтә хәрби бурычларын  үтәүчеләрне   искә  алу  көне

 Әфганстаннан Совет гаскәрләре чыгарылуга 34 ел тулды. Шул уңайдан 15  февральдә район хәрби  комиссариатына интернационалист сугышчыларны җыйдылар. Кырыкка  якын ветеран   килде. Инде аларның   күбесен таныйм диярлек,  авылдашларым Илшат Әхмәтшин, Халит Шәрипов, Фердинант Фәйзуллинны балачактан беләм. Сабайдан Раиф Ягъфәров, Сабадан Фәнис Вәлиев, Төбәктән Фәһим Бикмиев... Бу асыл егетләрнең сөйләве буенча  да  да  Әфган җире  күз  алдына еш килә.  Таныш түгелләр дә, килә алмаганнар  да байтак. Әмма алар игътибардан  читтә  калмаган.  Татарстан Республикасы Әфганстан  сугышы һәм  башка җирле  конфликтлар  инвалидлары  иҗтимагый оешмасының һәм  “Сугышчан туганлык” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының район бүлекчәләре  җитәкчеләре  Илшат Әхмәтшин, Айрат Садыйков үткән атнада традиция буенча  Чулпычтан Илфат Зиннәтуллинның әнисе Раилә ханым, Кече  Шыңардан десантчы, Кызыл Йолдыз ордены  кавалеры  2019 елда вафат  булган Ринат  Корбановның әнисе Рәйсә апа һәм   инвалид әфганчылар янында булып,  спонсорлар булышлыгында алынган бүләкләрне тапшырганнар. Безнең районнан Әфганстанда  интернациональ  бурычын  үтәгәннәрнең хәзерге  көндә 79ы исән-сау.  Кемдер чит районда  яши кемдер Сабага  кайта. Армиягә 1978 елда Кыргызстаннның Ош шәһәреннән  алынып, таулар иленә җибәрелгән десантчы Эрмек Сафинның да Сабада яши башлауларына  9  ел үткән. “Әниләр монда туганнар, сугышка  кадәр үк   Урта  Азиягә китеп, күмер  чыгарганнар,  мөгаллимлек иткәннәр. Үзем   25  ел төньякта эшләдем, аннары Сабага кайтып,  йорт сатып алдык. Монда безгә яшәргә  бик  уңайлы, бигрәк тә пенсионерларга”,- ди Эрмек Сафин. Аңа һәм  “Сугышчан туганлык” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы боерыгы нигезендә “За ратную доблесть” медале тапшырылды.

Әфган  сугышы  ветераннарына башкарма комитет аппараты җитәкчесе Марат Кәримов, хәрби комиссар Фәнис Закиров,  Илшат Әхмәтшин изге теләкләрен җиткерделәр. Чара  игълан ителмәгән яуда һәлак булганнар истәлеген мәңгеләштергән мемориалга һәм Мәңгелек утка чәчәкләр салу белән дәвам итте. Катнашучылар хәрби бәрелешләрдә һәлак булган һәм тыныч тормышта арабыздан вакытсыз киткән сугышчан дусларын бер минут тынлык белән искә алдылар.

Фәнил Мәүлетов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев