Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада әти-әниләр Бердәм дәүләт имтиханы тапшырды

Кичә Саба гимназиясендә «Бергә тапшырабыз. Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне» үткәрелде.


Акциядә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары  Марат Кәримов,  мәгариф идарәсе  начальнигы  Илфат Шакиров, мәгариф идарәсенең  ИМҮ мөдире  Гөлназ Капитонова, методистлар, чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре катнашты.

Әлеге Акция катнашучыларга имтихан пунктына керүдән алып нәтиҗәләр алуга кадәр БДИ процедурасын үтәргә, балалар белән урыннарын алыштырырга һәм имтихан тапшырганда җаваплылыкның бөтен өлешен тоярга мөмкинлек бирә.

2023 нче елда катнашучыларга рус теленнән БДИның кыскартылган вариантын язарга тәкъдим ителде.

Акция барышында әти-әниләр БДИ ның ничек үтүе, аудиторияләрдә катнашучыларның эш урыны һәм БДИ уздыруның объективлыгын тикшереп тору ничек оештырылуы белән таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев