Сабада “Ел студенты-2025” премиясен тапшыру тантанасы узды
Узган җомгада “Сабантуй” күңел ачу- спорт комплексына,“Ел студенты” бәйгесендә катнашып призлы урыннарга лаек булган яшьләрне тәбрикләделәр.
Ел башыннан ук игълан ителгән әлеге бәйгедә районыбыз студентлары “Ел програмачысы”, “Яшь галим”, “Ел волонтеры”, “Ел спортчысы”, “Ел медиасы”, “Иҗади шәхес”, “Гран-при” номинацияләре өчен көч сынашты. Моннан тыш алар арасында “Ел ачышы”, “Ел универсалы”, “Ел потенциалы”булган студентлар да билгеләп үтелде. Районыбыз студентларын бүләкләү тантанасын Саба муниципаль районы Башкарма комитеты аппарат җитәкчесе Ирек Гарипов башлап җибәрде. “Барыгызны да узып киткән студентлар көне белән котлыйм. Районда 100 гә якын төрле предприятие, оешма эшләп килә. Алар барысы да бүгенге көндә яшь кадрларга мохтаҗ. Районыбызда хезмәт хаклары яхшы, тиешенчә комплектланган эш урыннары бар. Мәсәлән, Саба Индустриаль паркына бүгенге көндә бик күп белгечләр кирәк. Авыл хуҗалыгы тармагы да яшь белгечләрне көтә. Укып бетереп,туган якларыгызга кайтып, районыбыз үсешенә үзегезнең өлешегезне кертерсез дип ышанабыз” -, диде ул. Студентларга премия тапшыру тантанасында, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең әйдәп баручы белгече Рәзил Гайбадуллин, “Яшьлек” яшьләр үзәге директоры Делюс Закиров, “Саба дулкыннары” ТРКсе директоры Әлфия Мөбарәкова катнашып яшьләргә үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәмнең иң тантаналы мизгеле - Гран-при иясен атау булгандыр. Бу олы бүләккә Олы Кибәче авылыннан, Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 5 нче курс студенты Илзия Гафиятова лаек булды. Илзия татар теле, татар әдәбияты һәм инглиз теле укытучысы булырга укый. Бу аның балачактан ук килгән хыялы. Бәйрәм тантанасын алып барган шоумен Рафил Галимуллин, яшьләр арасында үзенчәлекле харизмы белән танылган,саксофончы Айрат Закиров, яшь җырчы Миләш бәйрәмгә тагы да ямь өстәп, районыбыз студентларына матур кич бүләк иттеләр. “Ел студенты-2025” бәйгесе тәмам. Җиңүчеләрне уңышлары белән котлыйбыз! Быел укуларын тәмамлап диплом алган белгечләрне районыбызда көтеп калабыз! Аларның районыбыз үсешенә керткән өлешләре турында да сөйләргә насыйп булсын!
Чыганак: Саба муниципаль район сайты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев