Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада эш урыннары тәкъдим итү ярминкәсе узачак

Кайда? Кайчан?

Илебездә 14-15 апрельдә тәүге тапкыр, барлык төбәкләрне дә колачлаган, “Россиядә эш. Мөм­кинлекләр вакыты” дигән эш урыннары тәкъдим итү ярминкәсе уздырыла.

Чарага Саба районы да кушыла һәм катнашырга теләүчеләрне 15  апрельдә “Саба-Арена” спорт мәктәбе  мәйданчыгына чакыра. Ярминкәдә “Арча укыту  үзәге”  шәхси өстәмә белем бирү  учреждениесе, “ГАФЭЛЬ” гаилә компаниясе  вәкилләре, MUNRASH брендына нигез  салучы, шәхси эшләрен  ачуга грант  алучылар  катнаша.  Эш эзләүчеләр үзләренең һөнәри компе­тенцияләрен ничек арттырырга кирәклеге яки ихтыяҗлы һөнәр буенча яңадан уку үткәндә, шулай ук эшкә урнашканда яки башка төбәккә күченгәндә дәүләт тарафыннан алырга мөмкин булган ярдәм турында беләчәкләр.

Шулай  ук  акция  кысаларында  хәрби  хезмәткә  контракт буенча сайлап  алу  мобиль пункты да эшлиячәк.

Ярминкә – берьюлы берничә эш бирүче белән турыдан-туры сөйләшү һәм барысын да беренче авыздан белү өчен бик яхшы мөмкинлек. Чараны  үткәрү  вакыты –  09-12.00  сәгатьләрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев