Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада яшь инспекторларны сынадылар

Укучыларның җәйге каникулга китәренә санаулы көннәр калды.

Озын яллар алдыннан үткәрелүче  тра­дицион “Имин тәгәрмәч” бәй­гесенең әһәмияте  бәяләп бетергесез. Барыбыз да белә: балалардан да  ка­дерле берни була  алмый. Алар­дан баш­ка тормыш юк. Моннан  чирек гасыр элек юл статистика­сы да алай җан өшеткеч булмаган­дыр, күрәсең. Ә хәзер коточкыч хәл. Россия юлларында  ел  саен мең­гә якын баланың гомере  өзелә. Димәк, шуңа да фаҗигаларны булдырмый  калуда барлык  чаралар  да  үзен  аклый.  Аеруча  ЮИД отрядлары катнашында  үткәрелгән акцияләрнең йогынты  көче зур. “Имин тәгәрмәч”не шуларның эпилогы дияргә  мөмкин. Бәйге, елдагыча, 21 мәктәптән  яшь инспекторлар  катнашында гимназиядә үткәрелде.  Һәр командадан икешәр кыз һәм малайдан алганда, 84 укучы үз гаебе аркасында юлда күңелсезлек  китереп чыгармаячагын раслады ул көнне. Күп еллар дәвамында бу бәйгенең башлангычында торучы тормыш иминлеге һәм хәрби хезмәт нигезләре фәнен  укытучы Илнур Хәйриев, катгый  командалар биреп, алардан  солдатлар да   ясады әле.  Шулай итми ни, ел  саен мең бала югалтабыз икән, юлларда чын мәгънәсендә сугыш бара бит. Шуңа күрә ЮИД отрядындагылар бәйгедә тормыш иминлеге, медицина ярдәме күрсәтү нигезләре буенча да биремнәр үти. Ачылыш вакытында юл хәрәкәте кагыйдәләрен яшьтән өйрәнеп үсүнең әһәмияте турында ЮХИДИ инспекторы Илнур  Насыйбуллин, мәгариф  ида­рәсе  методисты  Ләйсән Марке­лова, “Алдынгылар хәрәкәте” оешмасының район бүлекчәсе җитәкчесе  Илнар Хаҗиев та  сөйләде. Бәйгедә катнашкан юл хәрәкәтенең яшь инспекторларын “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү”, “Беренче медицина ярдәме күрсәтү нигезләрен белү”, “Велосипедны фигуралы йөртү”, “Тормыш иминлеге нигезләре” этапларында һәм иҗадилыкта сынадылар.

Велосипедка утыргач, маршрутта рульне аз гына да  ялгыш борырга  ярамый. Әлеге  сынауда кызлардан иң  яхшы нәтиҗәне гимназиядән Зәлия  Вәлиуллина (вакыты 36,7  сек.), малайлардан  Азамат Гатауллин (39,5 сек.)  күрсәтте.   Барлык этаплардан  соң җиңүче бил­­геләнде. Быел да беренче бас­кычка   Саба  урта  мәктәбе ЮИДчылары күтәрелде.   “Әзерлекне  сен­тябрьдән  үк  башладык. Быел да мәктәп данын Динә Гыймаева,  Мәрьям  Гарипова, Фидан Шаһиев, Ислам  Абдуллин яклады (сез  аларны  фотода   күрәсез). Җиңү зур  җаваплылык  йөкли:  май ахырында көтелгән  республика ярышларында районыбыз  йөзен  кызартмаска  кирәк”, – диде тормыш иминлеге ни­гезләре  укытучысы Илназ Габдерахманов. Призлар зурдан  иде. Җи­ңүчегә иминлек  комплекты бе­лән 14  меңлек  “Варма” велосипеды бирелде. Гимназия ЮИДчылары (II урын)   күп  функцияле принтер, Шәмәрдән лицее  яшь инспекторлары (III  урын) велосипед (11,1 меңлек) белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев