Сабада кан тамырлары үзәге төзелә
Район яңалыклары

Сабада кан тамырлары үзәге төзелә

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бәяләвенчә, һәр елны йөрәк-кан тамырлары авыруыннан дөньяда 18 миллион кешенең гомере өзелә. Бу – үлүчеләрнең өчтән бер өлеше, дигән сүз!

  Ниһаять, безнең дә әлеге авыру белән күзгә-күз очрашучыларны дәвалый торган медицина учреждениебез булачак. Районыбызда "Саба үзәк район хастаханәсе"нең кан тамырлары үзәген төзү эшләре башланды. Төзелешне  "Алтын Групп "җаваплылыгы чикләнгән подряд оешмасы башкара. Үзәк  32 койкага исәпләнгән, ә аның гомуми мәйданы 6,5 мең кв.метр тәшкил итә. Хәерле сәгатьтә булсын!


Нет комментариев