Сабада правасыз машина йөрткән ханымга хөкем карары чыгарылды
Суд залыннан
Саба суд районы буенча 2нче суд участогы җәмәгать судьясы машина белән идарә итүгә хокукы булмаган килеш руль артына утырган М.га карата кузгатылган административ хокук бозу турында эшне карады.
Өстәвенә ул автомобильне исерү билгеләре булган хәлдә йөрткән. Алкотектор приборы шуны күрсәткән. Судта ул руль артына утырганчы, составында алкоголь барлыгын белмичә, банкалы адреналин, корвалол һәм джин-тоник эчүен аңлатты. Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә игътибарның һәм реакциянең кимүенә китерә торган дару препаратлары куллаган очракта да транспорт чаралары белән идарә итү тыела. Юл-патруль хезмәте инспекторлары аны 17 октябрь кичендә (21 сәгать 50 минутта) Сабаның Завод урамында туктата һәм беркетмә төзи. Җәмәгать судьясы карары белән ул мәхкәмә залында ук 10 тәүлеккә кулга алынды. Карар законлы көченә керде.
Саба муниципаль районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев