Сабада Республика көне «Минем республикам - минем Татарстан» дип исемләнгән зур бәйрәм чарасы белән билгеләп үтелде
Җомга көн кич белән Сабаның үзәк мәйданында алма төшәр урын да юк иде
Тантаналы өлеш башланганчы, халык күргәзмәләр һәм сәүдә нокталары белән танышты. Быел бәйрәмдә татарның милли бизәкләре белән эшләнгән ясану әйберләре, алка-чулпылар, беләзекләр белән берничә урында сәүдә иттеләр, шунда ук сатып алучыларга баш киемнәре, кәләпүшләр, заманча яңгырашлы – бомберлар дә тәкъдим ителде. Мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр бизәк төшерү, сәйләннән беләзек үрү буенча мастер-класслар оештырдылар. Балалар өчен күңел ачу чаралары – аттракционнар, карусель-батутлар эшләде, әти-әниләр газизләрен төрле тәм-томнар, уенчыклар, шарлар алып сөендерде. Шашлык, кайнар коймак пешкән урыннан да кеше өзелмәде. Халык Сабантуйлардан соң мондый күмәк күңел ачуга сусаган иде, күрәсең, рәхәтләнеп ял итте. Бәйрәмгә килүчеләрне Саба муниципаль районы башлыгы исеменнән урынбасары Расих Закирҗанов тәбрикләде. «Әлеге бәйрәм халкыбызның дуслыгын, бердәмлеген гәүдәләндерә. Бер-беребезне аңлап һәм үзара ярдәмләшеп яшәгәнгә, без һәр эштә югары нәтиҗәләргә ирешәбез. Республика белән берлектә районыбызда күп эшләр башкарыла. Алга таба да авыл хуҗалыгында, сәнәгать тармагында, юл төзелешендә, төзекләндерү эшләрендә һәм башка тармакларда яңа уңышларга ирешүне теләп калам. Барыгызны да бәйрәм белән тәбрик итеп, һәркемгә яхшы, имин тормыш, сәламәтлек телим.Алга таба да республикабыз чәчәк атсын, уңышларыбыз мул бусын!,-диде. Бәйрәм тәбрикләүләрен Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Хәсәнов дәвам итеп, республикабыз киләчәге өчен алда буласы муниципаль сайлауларда да халыкның актив катнашуын, уңышлар теләде.
Бәйрәмнең икенче өлешендә Сабабызның һәвәскәр артистлары чыгышыннан соң, мәйданга җыелган халык яшьләребезнең республика сәхнәләрен гөрләткән кумирлары Айрат Закиров, Миләш, Фәнзил, Джо, Искәндәр Шакиров, Радик Шәрәфиев, Илдус Дәүләнов, Данил Галимов чыгышларын карап хозурланды. Дискотека белән үрелеп барган чыгышлар төн уртасына кадәр дәвам итте...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев