Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада Сабантуй бирнәсе җыйдылар

Бистәнең Киров, Комаров, 9 май, Молодежная, Титов, Объездная, Нәбиуллин урамнарында Сабантуй бүләген гимназия коллективы җыйды.

  Милли киемнәрдән җырлап-биеп килеп кергән яшьләрне  Киров урамында яшәүчеләр ипи-тоз белән каршы алдылар. Ел саен биредә бирнә җыючыларны  Мөхәммәт һәм Вәсилә Мөхәммәтҗановлар яшәгән йорт каршысында  табын әзерләп көтеп алалар. Табынга милли ризыклар куела, хуш исле үләннәрдән самовар белән чәй кайнатыла. Быел да бирнә җыючылар урамны йөреп чыкканнан соң Мөхәммәтҗановларның капка каршысында кечкенә генә тукталыш ясадылар, рәхәтләнеп биеделәр, Сабантуй такмаклары әйтештеләр. 9 май урамында яшәүчеләр табынны Ләйсән  һәм Марсель Гайсиннар йорты каршысында әзерләгәннәр. Биредә дә бирнә җыючылар табындагы тәм-томнардан авыз иттеләр, күмәкләшеп фотоларга төштеләр. "Быел һәр урамда безне яхшы әзерлек белән каршы алдылар, хуҗалар капка каршыларына чыгып елмаеп көтеп торалар иде, бүләкләрне дә мулдан әзерләгәннәр икән.  Бүләкләр арасында урын-җир комплектлары, чынаяк сервизлары, сөлге-тастымаллар, пледлар,  чиләк-табаклар, сөлгеләр бар иде. Зур бүләкләргә килгәндә,  Кукмара табак-савытлар тапшыручы булды, Комаров урамында яшәүче Сания апа Галимова бик яхшы, затлы намазлык бүләк итте. Бу бүләкләр Сабантуй мәйданында үз иясен табар һәм бәйрәмнең иң матур  истәлеге булып сакланыр дип ышанабыз. Безне шулай зурлап, милли бәйрәмебезне хөрмәтләп каршы алган сабалылырга чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә.  Бәйрәмебезне хәвеф-хәтәрсез үткәрергә язсын, илләребез тыныч-имин, үзебез сау-сәламәт булыйк"- дип уртаклашты Саба гимназиясе укытучысы Ләйсән Юнысова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев