Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада санитария-экология икеайлыгы игълан ителде

Яз – төзекләндерү чоры

      Саба  муниципаль районы башкарма  комитеты   карары нигезендә шәһәр һәм  авыл җирлекләре  биләмәләрен  санитар чистартуны хәл итү,  территорияләрне  халыкның  санитария-эпидемиология, экология иминлегенә җавап бирә торган  хәлгә  китерү  максатында  районда 1 апрельдән 1 июньгә  кадәр санитар-экология  икеайлыгы игълан ителде.  Икеайлыкны  үткәрү эшләрен яраштыру өчен  оператив  штаб составы расланды.

Авыл (шәһәр) җирлекләре башлыкларына 31 майга  кадәр  элек  ачыкланган санкцияләнмәгән чүп түгү урыннарын бетерергә,  яңалары барлыкка  килүгә юл куймау чаралары  күрергә, төзекләндерү кагыйдәләренең үтәлешен тәэмин итәргә, су  саклау зоналарында, балалар мәйданчыкларында, Сабантуйлары  үткәрү  урыннарында санитар  чистарту  өмәләре  үткәрергә кушылды. Оешма-предприятие,  учреждение җитәкчеләренә, шәхси эшкәмәрләргә, халыкка  территорияләрне  тәртипкә китерү эше оештырырга тәкъдим ителә.  Санитар-экологик  чистартуга ирекле нигезедә яшьләр (волонтер) оешмаларын да җәлеп итү  сорала.

   Икеайлыкны уздыру чорында барлык күзәтчелек органнары тарафыннан  закон таләпләрен бозуларны ачыклау буенча эш арттырылачак. Искәртеп үтәбез, санитар-экологик икеайлык барышында тирә-юньне төзекләндерү кагыйдәләренең үтәлешен тикшерү максатыннан көчәйтелгән рейдлар узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев