Сабада шашка буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды
Чарада республиканың 13 районыннан спортчылар катнашты.
“Саба-Арена” спорт мәктәбендә “Сәламәтлек” авыл Спартакиадасы кысаларында авыл районнары арасында шашка буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды. Чарада республиканың 13 районыннан спортчылар катнашты. Хатын-кызлар арасында шәхси зачетта өченче урынны Финанс-бюджет палатасы хезмәткәре Мөхәммәтова Сирина яулады. Команда зачетында Зеленодольск районы спортчылары беренчелектә булды, икенче урында - Түбән Кама спортчылары, өченче урында - Балтач районы командасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев