Сабада спортинг-компакт буенча ярышлар узды
2023 елның 8 октябрь көнне “Сабантуй” стендлы ату үзәгендә спортинг-компакт буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышта Саба, Казан, Алабуга, Азнакай, Әлмәт шәһәрләреннән, Чувашия республикасыннан, Киров һәм Удмуртия өлкәләреннән килгән спортчылар көч сынашты.
Ярыш барлыгы 3 категориядә үтте:
“А” категориясе – “КМС” һәм аннан югарырак категорияләре булган спортчылар;
“В” категориясе – разрядлы спортчылар;
“С” категориясе – разрядлары булмаган спортчылар;
Спортинг ату буенча “Татарстан Республикасы” кубогының 9 нчы этабы җиңүчеләре һәм призлы урыннарга лаек булучылар:
“А” категориясендә:
1 урын – Шиһапов Илгиз (“Сабантуй” спорт мәктәбе)
2 урын – Басыйров Алмаз (Казан шәһәре)
3 урын – Ревякин Александр (Киров шәһәре)
“В” категориясендә:
1 урын – Кобзев Алексей (Казан шәһәре)
2 урын – Мостафин Илдар (Алабуга шәһәре)
3 урын – Сергеев Вячеслав (Казан шәһәре)
“С” категориясендә:
1 урын – Александров Евгений (Ижевск шәһәре)
2 урын – Рябов Максим (Ижевск шәһәре)
3 урын – Абдуллин Алим (“Сабантуй” спорт мәктәбе)
Җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар грамота, медаль һәм кубоклар белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев