Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада спортинг-компакт буенча Татарстан Республикасы Кубогының 1 этабы үтте

9 гыйнварда “Сабантуй” стендлы ату үзәгендә спортинг-компакт буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышта Саба, Казан, Алабуга, Йошкар-Ола шәһәрләреннән, Чувашия республикасыннан, Киров һәм Самара өлкәләреннән килгән спортчылар көч сынашты.

Ярыш 3 категориядә үтте: “А” категориясе – “КМС” һәм аннан югарырак категорияләре булган спортчылар; “В” категориясе – разрядлы спортчылар; “С” категориясе – разрядлары булмаган спортчылар.

Спортинг ату буенча “Татарстан Республикасы” кубогының 1 нче этабы җиңүчеләре һәм призлы урыннарга лаек булучылар:

“А” категориясендә: 1 урын – Садыков Салават (“Сабантуй” спорт мәктәбе), 2 урын – Закиров Инсаф (“Сабантуй” спорт мәктәбе), 3 урын –Басиров Алмаз (Казан шәһәре).

“В” категориясендә: 1 урын – Ануфриев Арсений(“Сабантуй” спорт мәктәбе), 2 урын – Иванов Игорь (Казан шәһәре), 3 урын – Кондаков Сергей (Казан шәһәре).

“С” категориясендә: 1 урын – Воробьев Михаил (Ижевск шәһәре), 2 урын – Тукаев Илһам (Казан шәһәре), 3 урын – Казаченко Максим (Ижевск шәһәре).

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев