Сабада «Талантлы балачак» фестиваль-конкурсы узды
Конкурста районыбыз мәктәпләреннән 76 укучының иҗди эшләренә бәя бирелде
23 апрельдә Саба районы мәдәният бүлеге Саба балалар сәнгать мәктәбе белән берлектә "Талантлы балачак" фестиваль-конкурсын оештырды. Конкурсның максаты - гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру, традицияләрне саклау, яшь буынга рухи һәм әхлакый тәрбия бирү, татар милләтенең хәзинәләренә барлау.
Конкурста «Декоратив-гамәли», «Рәсем сәнгате» һәм «Графика» номинацияләре буенча, районыбызның төрле мәктәпләреннән 76 эш катнашты. Эшләргә Саба районы рәссамнарыннан торган мәртәбәле жюри бәя бирде.
Катнашучылар төрле дәрәҗәдәге лауреатлар һәм дипломант дипломнары белән бүләкләнделәр, ә җитәкчеләргә рәхмәт хатлары тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев