Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

Сабада Татарстан китап нәшрияты хезмәткәрләре булып китте

Җитмеш кешедән торган делегация Саба районының истәлекле урыннары буйлап сәяхәт итте.

 Иң элек  Саба  туган якны өйрәнү музее,  Әбрар Кәримуллин исемендәге  район үзәк китапханәсе   эшчәнлеге белән таныштылар. “Элек-электән китапханәгә узуга  – “Китап – җан дәвасы” дигән язу каршылаган.  Без бүген  2024 елда өр-яңадан реконструкцияләнгән заманча китапханәбезгә әлеге сүзләрнең мәгънәсен кире кайтарып, бирегә узган һәркемнең күңелләренә рәхәтлек, шифа бирә торган урын булсын дип тырышабыз”, – дип каршыладылар кунак­ларны  китапханәчеләр. Нәшрият хезмәткәрләре уку заллары, балалар, яшүсмерләр өчен махсус җиһазландырылган бүлмәләр  белән танышып, биредәге җылы мохит, милли рухка сокландылар.  Китапханә директоры Ләйсән Билалова  мондый төр очрашуларның бик тә әһәмиятле булуын билгеләп узып, үзара хезмәттәшлеккә чакырды. “Безнең монда килүебез очраклы түгел. Татарстан китап нәшрияте 1919 елның 22 июлендә оешкан. Без бу күркәм датаны  күчмә чара итеп  үткәрергә  теләдек.  Моның өчен Сабаны сайлавыбыз да очраклы түгел. Татарстан китап нәшриятының оешу датасын әлеге төбәкнең горурлыгы булган, күренекле шәхес Әбрар Кәримуллин язып калдырган.  Гомумән, нәшриятнең тарихын өйрәнү белән ул шөгыльләнгән. Без Әбрар Кәримуллин исемендәге бик тә матур бинада очраштык. Гомумән, нәшрият белән китапханә арасында шундый эшлекле элемтәләр урнаштыруны гадәткә керттек. Чөнки китапны чыгару бер хәл, аны халыкка күрсәтергә, танытырга да кирәк. Мондый чаралар безгә укучы белән якынаерга мөмкинлек бирә. Бүгенге көндә Татарстан  китап нәшрияты Россиядә милли нәшриятләр арасында иң беренче урында санала.  Бу китап исемнәре буенча да, шулай ук  тираж, сыйфаты буенча да билгеләнә. Без төрле төбәкләргә  барып татар китапларын тәкъдим итәбез.  Аларны бик яратып көтеп алалар. Татар китапларына ихтыяҗ зур”, – дип сөйләде Татарстан китап нәшриятының генераль директор урынбасары  Ләйсән  Миңнуллина.  Ләйсән Җәүдәт кызы шулай ук  Татарстан китап нәшрияты һәм ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе  ярдәме  белән беренче тапкыр уздырылучы  "Татар китабы" бәйгесе хакында искәртеп,  иҗат сөюче райондашларыбызны әлеге бәйгедә катнашырга чакырды.

Нәшрият хезмәткәрләре рай­оны­бызның данлы үткәнен чагылдырган музей эшчәнлеге белән танышып, аңа соклану белән бергә, теләк-тәкъдимнәрен дә  җиткерделәр. “Сабаның тарихи шәхесләре бик күп. 1695 елда Байлар Сабасында туган, 18нче гасыр башында  биш улын ияртеп килеп, Оренбург өлкәсенең  Каргалы  бистәсенә нигез салган Сәгыйт  Хәялин хакында мәгълүматлар белән тулыландыру мөһим”, – диде танылган  язучы-тарихчы   Вахит Имамов. 

Кунаклар соңыннан Лесхозда урнашкан урман хуҗалыгы тарихы һәм кыңгыраулар музеенда,  сувенирлар кибетендә, Нургали Миңнеханов исемендәге дендрология бакчасы белән таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев