Сабада төзелеп килүче яшьләр үзәгендә скалодром һәм ВМХ-трамплиннарны кору эшләре башлана
Сабада тиздән яшьләрнең үз үзәкләре булачак
Хәзерге вакытта бинаның эчке бизәлеше төгәлләнә. Актив ял итү өчен : экстрим-зона һәм батут зонасы конструкцияләре монтажлана. шул ук вакытта биләмәдә габионнар урнаштыру һәм яшелләндерү эшләре алып барыла. Бина тулысынча үзәк инженерлык челтәрләренә тоташтырылган, җылылыкны да кертеп, бу эчке эшләр башкару өчен уңайлы шартлар тудыра. Төзелеш мәйданчыгында эш темпы югары саклана. Төп конструкцияләрне бизәү һәм җыю белән беррәттән белгечләр скалодром һәм ВМХ-трамплиннарны монтажлау өчен мәйданчыклар әзерлиләр, аларны төзү якын арада планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев