Сабада  урам  чатлары  матурлана
Район яңалыклары

Сабада урам чатлары матурлана

Байлар Сабасының урам-юл челтәрендә борылышларның читләрен ныгыту эшләре алып барыла.

 

Байлар Сабасының урам-юл  челтәрендә  борылышларның читләрен ныгыту эшләре  алып барыла. Подрядчы оешма – җаваплылыгы  чикләнгән “Трансстрой”  җәмгыяте. Бу  максатка җирле бюджеттан  башлангыч бәяләрдә 1,27 миллион сум акча  каралган.  Җәмгыятьнең техник  директоры  Дмитрий  Данилов  әйтүенчә, 20гә  якын ноктада эш башкарылачак. Борылышларның читләрен  бут ташлары кулланып  ныгыту урам-юл  челтәренә яңа бизәк өсти, чатларның экслаутация  вакытын озайта, җәяүлеләр иминлеген тәэмин итү чарасы да булып тора.  


Нет комментариев