Сабада узган «Серле каләм» җиңүчесенең исеме билгеле булды
Яшь иҗатчылар арасында уздырылучы мәртәбәле бәйге быел районыбызда 17 нче тапкыр үткәрелде
“Яшьлек” яшьләр үзәге оештырган “Серле каләм” иҗат бәйгесе, Сабаның “Сабантуй” мәдәни-спорт комплексына, милләтебезнең үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында уйланган, татар халкының язмышы өчен борчылган, телен, динен сакларга тырышкан, гомумән үзебезчә, чын татарча иҗат иткән, каләм тибрәткән шәхесләрне җыйды.
Яшь буында әдәбият һәм сәнгатькә карата кызыксыну уяту, балаларда туган якны ярату һәм аңа карата горурлык хисләре тәрбияләү, яшьләргә һөнәр сайларга юнәлеш бирү, шулай ук район җирлегендәге яшь талантларны барлау һәм аларның сәләтен үстерүне максат итеп куйган әлеге бәйге быел районыбызда 17 нче тапкыр узды.
Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, башкарма комитетның аппарат җитәкчесе Марат Каримов Марат бәйгедә җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасында “Әлеге бәйгенең зур тарихы бар. Ел саен без аны Казан шәһәреннән кайткан профессор, доцентларыбыз белән берлектә үткәрәбез. Рәхмәт аларга”, -диде. Дөрестән дә, “Серле каләм” бәйгесенең тәбрикләү тантанасында Казан федераль университетының милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире, Россиянең атказанган югары мәктәп хезмәткәре, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, филология фәннәре докторы, профессор Васил Гарифуллин, Казан федераль университетының милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Журналистларының "Бәллүр каләм" премиясе лауреаты, Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы, 'Шәһри Казан" газетасының бүлек редакторы Рәсимә Галиева, рус телендә нәшер ителүче «Идель» журналының шеф-мөхәррире, «Че гуглит татар кызы» проекты авторы Динара Зиннәтова, "Шәһри Казан" газетасының бүлек редакторы, социаль челтәрдә "Догалы йорт" төркемен алып баручы. "Догалы йорт" дини календарен төзүче, Татарстан Журналистлар берлеге әгьзасы Дилбәр Гарифуллина, "Шәһри Казан" газетасының бүлек редакторы, Татарстан Журналистлар берлеге әгьзасы, "Догалы йорт" дини календарен төзүче Гөлнур Шәрәфиева зур кунак буларак чакырылган иде.
Республика күләмендә үткәрелүче “Серле Каләм -2025” иҗат бәйгесендә , Саба районы белән чиктәш Балтач, Кукмара, Теләче, Мамадыш, Арча, Әтнә районы мәктәп укучылары һәм яшьләре дә актив катнаша. Быел бәйгедә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы уңаеннан “Хәтерлибез... Горурланабыз!”, туган җиребезгә мәдхия җырлаучы “Күңелдә- Туган як”, яшьләргә һөнәр сайларга этәргеч булучы “Һөнәрләрнең төрлесе бар” һәм көн кадагында булган сорау “Интернетсыз яшәү мөмкинме?” номинацияләрендә 80гә якын эш каралган.
“Серле каләм” иҗат бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасында шулай ук, Саба районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов, “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе директоры, Әлфия Мөбәракова, “Саба таннары” газетасы мөхәррире Рөстәм Исмәгыйлов, “Яшьлек”яшьләр үзәге директоры Делюс Закиров катнаштылар.
“Идел” журналы, “Шәхри Казан” газетасы журналистлары, яшь каләм тибрәтүчеләргә, иҗат итү, мәкаләләргә баш исемнәр кую, ничек язырга, кешеләр белән ничек аралашырга кирәклеге турында мастер-класслар күрсәттеләр. Бәйрәмгә, районыбызның шигъри җанлы Алисә Гыймадиева сөйләгән “Милли моңнар” һәм Г.Тукайның туган көне уңаеннан уздырылган бәйгедә җиңү яулаган Илзия Гафиятова 4 телдә сөйләгән “Туган тел” шигыре дә ямь өстәде. Җитәкчеләр бер-бер артлы чыгып, һәр номинация буенча җиңүчеләрне котладылар.
Тәбрикләүләрнең иң югары ноктасы бәйгедә Гран-прины билгеләү мизгелләре булды. Шулай итеп, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына, Ватанны саклаучылар елына багышланган һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, филология фәннәре докторы, Васил Гарифуллин исемендәге “Серле каләм 2025” бәйгесенең быелгы Гран При иясе булып Саба гимназиясенең 11 нче сыйныф укучысы- Камил Кәримов танылды. Җиңүчеләрнең барысына да дипломнар һәм акчалата бүләк тапшырылды.
Васил Гарифуллин әлеге бәйге турында:
“Республикада шундый озын гомерле берничә бәйге генә бар. Аның берсе Республикакүләм “Алтын каләм” бәйгесе һәм Сабада үткәрелүче “Серле каләм” бәйгесе.”
Бу бәйге турында әйтелгән иң югары бәяләрнең берседер. Алдагы елларда бәйгедә катнашучылар саны да, язмалар сыйфаты да, республикада “Серле каләм” бәйгесендә каләм чарлап остарган журналистлар саны да артыр дип ышанабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев