Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Сабада вакытсыз вафат булган үзешчән шагыйрь, укытучы Илфат Газизҗановны искә алдылар

Кичәдә әнисе Рәисә, гаиләсе, туганнары, Арча педагогия көллиятендәге төркемдәшләре, дуслары, укучылары, коллегалары катнашты.

  Район мәдәният йортында укытучы, шагыйрь Илфат Газизҗановны искә алу кичәсе узды. Кичәдә аның әнисе Рәисә, гаиләсе, туганнары, Арча педагогия көллиятендәге төркемдәшләре, дуслары, укучылары, Тимершык, Саба урта мәктәбе, гимназия укытучылары катнашты. Хатирәләр, җырлар белән үрелеп барган бу чарага Саба район мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Саба чишмәләре», «Гөлбакча», «Нәүрүз» фольклор коллективлары, үзешчән җырчылар Сиринә Гатиятова, Алмаз Шакиров, Айнур Гәрәев, Илфатның укучысы Зөлфәт Зиннуров катнашу да ямь өстәде. Илфатка булган хөрмәт һәр чыгышта кат-кат ассызыкланды, ә инде урамда котырган буран булса да, тамаша залына 200дән артык кеше килүе зур мәртәбә булды.

Хәниф Тимербаев,

кичәне оештыручы һәм алып баручы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев