Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада волейбол федерациясе президенты Кубогына финал ярышлары төгәлләнде

“Саба Арена” спорт комплексында зона ярышларын откан «Татнефть», «Татэнерго», «Газпром трансгаз Казань» һәм «Казань-Восток-Сервис» җәмгыятьләре, шулай ук муниципаль берәмлекләрдән Алексеевск, Мамадыш, Саба, Сарман районнары командалары көч сынашты.

Сабада волейбол федерациясе президенты Кубогына ярышлар төгәлләнде

 

Бүген Сабада Татарстан Республикасы волейбол федерациясе президенты Кубогына Х финал уеннары үткәрелде. “Саба Арена” спорт комплексында зона ярышларын откан "Татнефть", "Татэнерго", "Газпром трансгаз Казань" һәм "Казань-Восток-Сервис" җәмгыятьләре, шулай ук муниципаль берәмлекләрдән Алексеевск, Мамадыш, Саба, Сарман районнары командалары көч сынашты.

Катнашучыларны һәм җанатарларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, ТР волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде һәм спортчыларны кунакчыл каршылаган өчен Саба районы җитәкчеләренә рәхмәт белдерде.

“Безнең республикада волейболны мәктәп укучылары да, студентлар да, предприятиеләр һәм компанияләр хезмәткәрләре дә, авыл яшьләре дә уйный. Федерация Кубогына уеннар Ватаныбыз волейболына 100 ел тулганда үтүе белән истәлекле. Спортның команда төре буларак, волейбол Татарстанда уңышлы үсеш ала. Безнең федерация инициативасы белән 10 ел элек башланып киткән турнирның географиясе һаман киңәя, спорт яратучыларны үзенә җыя. Бу сезонда 80 сәнәгать предприятиеләре һәм 30 авыл районнары командалары катнаша”,–

диде ул һәм волейбол спортын җәелдерү өчен барлык шартлар тудырылуын билгеләп үтте.

Кубок өчен финал уеннарында предприятиеләре командалары арасында "Казань-Восток-Сервис" командасы җиңү яулады. "Газпром трансгаз Казань" җәмгыяте – 2нче, “ТатЭнерго” (Яр Чаллы) акционерлык җәмгыяте волейболчылары 3нче урынны алды. Муниципаль районнар төркемендә федерация Кубогына Саба командасы ия булды. Алар сарманлыларны финалда 2:0 исәбенә оттылар. Мамадышлылар пьдесталның 3нче баскычына күтәрелде. Командаларны башкарма комитет җитәкчесе Марат Ишниязов, волейбол федерациясе башкарма директоры Мансур Кәримов һәм башкалар бүләкләде. Турнирның иң яхшы уенчыларына да махсус призлар тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев