Сабай авылында яшәүче Мөнирә Зарипованы 90 яшьлек олы юбилее белән тәбрикләделәр
Юбилярны район башлыгы исеменнән Тимершык авыл җирлеге башлыгы Айдар Хаҗиев котлады
Зарипова Мөнирә Габдрахман кызы 1936 елның 5 гыйнварында Оет авылында Габдрахман һәм Мөнәвәрә Гариповларның уртак җимешләре - өченче бала булып дөньяга аваз сала.
1943 елда Мөнирә апа Оет башлангыч мәктәбенә укырга керә. Анда 7 сыйныфка кадәр белем ала. Әтисе Габдрахман сугышның беренче көннәреннән үк фронтка алына һәм сугыш кырында вафат була. Барлык сугыш чоры балалары кебек Мөнирә апага да ул вакыттагы ачлыкны да, авырлыкларны да үз җилкәсендә татырга туры килә.
Мөнирә апа Оет җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1955нче елдан Оет фельдшер-акушерлык пунтында санитарка вазыйфасын башкара.
1964 елның апрель аенда Сабай авылының Хабибрахман исемле егете белән тормыш корып, 57 ел бергә парлы гомер кичереп, 3 кыз, 2 малай тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге көндә 10 оныклары, 6 оныкчыклары бар. 2021 елда Хабибрахман абый вафат була.
Сабай авылына тормышка чыкканнан алып, Мөнирә апа XXII-Партсъезд исемендәге колхозда төрле эшләрдә эшләп, 1986нчы елда лаеклы ялга чыга.
Бүгенге көндә Мөнирә апа кызы Гөлирә тәрбиясендә төп нигездә гомер кичерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев